Шәмәгем - Туган төбәгем! | Шемяк

  • Подписчики: 216 подписчиков
  • ID: 123774218
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club123774218

Описание

🌿13-нче гасыр Батыйханның улы Шәйбаних Болгар илен үзенең төмәне белән басып алган һәм Болгар халкын канга батырган . Монголларның әзәрлекләвенә түзә алмыйча тол калган Шәмсеямал исемле хатын ике малае белән хәзерге Шәмәк урнашкан җиргә килеп төпләнә . Аның бер малаеның исеме Янбулат , икенче малаеның исеме Бикбулат була . Алар килеп төпләнгән урын бик калын урман булган . Алар урман уртасыннан аккан бер инеш янына килеп урнашалар . Бикбулат белән Янбулат шунда ук эшкә тотыналар . Алар әз-әзләп агачларны кисеп яндыралар . Урманнарны яндырып бетергәч , ике малай ике километр ара калдырып ике якка басу ясыйлар . Көнбатыш ягындагы басуны Бикбулат дип атыйлар . Алар икесе ике як басуны эшкәртәләр . Элекке картларның буыннан-буынга сөйләп килүләренә караганда Шәмәк исеме Шәмсеямал исеменнән алынган дип уйланыла . Хәзерге вакытта да Янбулат һәм Бикбулат басуы саклана . Авылның борынгы икәнен исбатлый торган дәлил булып зиратка күмелгән Бөеккал исемле кешенең кабере тора . Кабер ташына чукып борынгы гарәп хәрефе белән мәрхүмнең исеме һәм үлгән елы язылган . Картларның әйтүенә каркганда ул кабергә 500 еллап исәпләнә . Авыл халкы наданлыкта яши . Укый - яза белүче ике кеше генә була . Авылда Габбасов Нигматулла исемле бер ятим бала бу наданлыкны күреп үсә . Кечкенәдән аның хыялында авыл халкын белемле итү тора . Шушы ятим баланы Оренбург шәһәрендә яшәүче Кашаф бай үзенә көтүчелеккә алып китә . Нигматулла эш сөючән , белемне яратучан малай була . Ул җәй көне куй көтә . Кыш көне мәдрәсәсен тәмамлый . Аннан соң рус-татар мәктәбен тәмамлый . Башта ул бу байда сатучы булып эшли аннан соң байның управляющие булып китә . Кашаф бай үлгәннән соң Нигматулла Кыргызказах халкы арасында сәүдә эше алып барып , өченче купецка әйләнә . Менә шушы кеше Батизариф исемле кеше аркылы 1916 нчы елны Шәмәк авылында Җәдит мәдрәсә салдыра . Совет власте елларында мәдрәсә башлангыч мәктәп булып китә . Бу мәктәптә илебезнең күренекле кешеләре укып белем ала. Алар арасында иң күренеклесе – күрше Тулбай авылында туып үскән татар халкының яраткан язучысы Шәйхи Маннур . Казанда яшәгән Татарстан китап нәшриятенең редакторы булып эшләгән ,язучы,тәрҗемәче Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рәис Науширван улы Даутов та Шәмәк авылында туып үскән һәм авылыбыз мәктәбендә белем алган.🌿