Лейсан Таишева

  • Подписчики: 90 подписчиков
  • ID: 74452080
Блокировка:
Нет ограничений
Верификация:
Сообщество не верифицировано администрацией ВКонтакте
Видимость
открытое
Популярность:
У сообщества нет огня Прометея
Домен:
club74452080

Описание

ЛӘЙСӘН ТАИШЕВА: “KИНОГА ТӨШKӘНДӘ ИҢ АВЫРЫ ЕЛАУ БУЛДЫ" Ләйсән Таишеваны тамашачы тәүге тапкыр “Татарстан-Яңа гасыр” каналында куелган берничә серияле “Яланаяклы кыз” фильмында күрде. Әйтергә кирәк, күпләр актерлык белеме дә, бу өлкәдә тәҗрибәсе дә булмаган кызның төп рольне оста башкаруын таныды. Аеруча матур җырлавы җәлеп итте. Арада, кем соң бу, дип танымыйча аптыраучылар да булды. Күпләр аны җырчы Римма Ибраһимованың кызы һәм элеккеге генераль продюсер Фәрит Таишевның бертуган сеңлесе дип уйламагандыр да. — Ләйсән, җырчылар да, театр артистлары да санап бетерә торган түгел. Ничек сине тәҗрибәң дә, бу өлкәдә белемең дә булмаган килеш төп рольне уйнарга сайладылар? — “Яңа гасыр” телерадиокампаниясе 2007 елның октябрендә кастинг үткәрде. Бу турыда ишеткәч, кызыксыну уянды да барып карарга ниятләдем. Кастингка яшьләр шактый җыелган иде. Әрсезләнеп, беренче булып кердем дә барлык сәләтемне, осталыгымны жюрига күрсәттем. Һәм өйгә кайтып киттем. Берничә көннән шалтыраттылар. Кинода катнашачагымны әйттеләр. Аннары инде егетләрдән торган кастинг булды. Кинода үзем белән бергә уйнар өчен, Фәрит ролен башкарырга дип, Алмаз Гәрәевны сайладым. Кастингта фильмнан өзекләр бирделәр, шуларны сәхнәләштереп күрсәттек. — Төп рольгә нәкъ менә сине сайлап алуларында әниең Римма Ибраһимова белән абыең Фәрит Таишевның катнашы юкмы соң? — Моңа игътибар итмәделәр дип уйлыйм. Кызык өчен генә бардым. Бөтен сәләтемне күрсәттем. Җырлавым да яхшы. Анысына да игътибар бирәләр. Өйдә гел җырлап йөрим, әни исә, болайрак кирәк дип, сәхнә нечкәлекләрен шундук аңлата бара. Аннары, мин кастингта йөргәндә, ул гомумән Казанда юк иде. Кайткач кына белде. Абыема исә алай алдан сөйләшеп йөрү бөтенләй кирәк түгел. — Төп рольдәге Зөлфия белән синең холкыңда охшашлыклар бармы? — Юк. Без икебез ике төрле кеше. Шулай да, рольгә җайлы кереп киттем. — Кинога төшкәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде? — Иң авыры — елау. Сюжет буенча күз яше чыгарырга кирәк булганда, төрле авыр минутларны уйлый идем, ул гына булышмый. Шулай да, үземне кулга алып: “Әйдә, әйдә, булдыр”, — дип, гел кабатлап тордым. Режиссер Нурания апа Җамали бик булышты. Дубльләр булганда тиз генә барысын да төшендерә, нинди интонация кирәклеген аңлатып өлгерә иде. Мин катнашкан 6 серияле киноны якынча ай ярым чамасы төшерделәр. Катнашуымнан канәгать калдым. Беренче коймак төерле булды дип уйламыйм. Кабат төшәргә чакырсалар, ризалашырмын да. — “Яланаяклы кыз” фильмыннан соң җырларыңны радио-телевидениедә әйләндерә башладылар. Әниең кебек, сәхнә юлыннан китәргә исәбең юкмы? — Җырларга һәм җырны тыңларга яратам. Шуңа сәхнә минем өчен хоб